logo
54_102_soch

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша)

Без сугыш чоры балалары түгел. 36 яшендә, биш баласын калдырып, сугышка чыгып китеп, ярты Европаны узган, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм исән-имин туган якларына әйләнеп кайтып, тормыш корган бабамның төпчек улы Рәйдамның кызы − Энҗе мин.

...Сугыш ул − Сәхиб бабамның сөйләгәннәре дә, аның сугышта алган яралардан төннәр буе сызланып чыгуы да. Аның иңбашына кереп урнашкан дошман ядрәсе үләренә ике-өч ай кала үзенең барлыгын бик еш сиздерде: бабам ядрәнең урыныннан кузгалуы, сызлануы турында гел әйтә иде. Сугыш гарасатларының бөтен фаҗигасен үз күзләре белән күргән бабам да якты дөньяда юк инде.

...Сугыш ул − шкаф тартмасында 60 елдан артык саклана торган, ялтырап яткан бик күптөрле орден-медальләр дә. Аларның да кешеләрнеке кебек үз тарихы, үз язмышы. Бабамның ул бүләкләре безнең гаиләдә кадерле истәлек итеп саклана, әмма аларның һәркайсыннан сагыш, ачы күз яшьләре тамган кебек тоела миңа.

Минем Сәхиб бабам күбрәк утырып йоклый иде. Кечерәк вакытта минем дә, уеннан соң арып, аның янына утырып йокыга киткән чакларым булды. Бездән: «Сугышта бергә булдыгызмы әллә?» − дип көләләр иде. Үсә төшкәч кенә аңладым: алар төнлә дә, көндез дә сугышчан әзерлектә торганнар, шуңа утырып йокларга гадәтләнгәннәр икән. Әтиләребезгә, безгә, балаларыбызга утырып йокларга насыйп итмәсен иде, Ходаем!

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап, диләр. Кайгы кайгыга охшамаган кебек, язмышлар да бер-берсенә охшамый. Бабамнар фронтка барганда, эшелоннарын немец самолетлары бомбага тота. Шунда бик күп сугышчы һәлак була. Исән калганнары 200 километрдан артык юлны коеп яуган яңгыр астында җәяү үтәләр. Великие Лукидан ерак түгел бер авыл янында окоп казып урнашалар.

Фронтта сугыш кирәк-яраклары, күп вакытта азык-төлек тә җитешми. Алар, җилкәләренә күтәреп, снаряд та ташыйлар, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр ачлыктан да интегәләр, суыктан һәм үз вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәүдән дә газап чигәләр. Аларның ул вакыттагы хәлләрен күз алдына да китерүе кыен. Бабам, ике тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыга. Шуннан соң инде сәламәтлеге какшаган бабамны пешекче итеп куялар. Аларның кыр кухнялары сугыш сызыгыннан берничә йөз метр гына артта бара. «Үлем турында уйларга вакыт булмады»,− дия иде бабам. Алар батырларча көрәшкәннәр, куркусыз булганнар. Ә шул ук вакытта гомере буе авылда яшәргә, икмәк үстерергә хыялланган бабам кебек асыл ир-егетләр аз үлмәгән ул сугышта. Барып баш ияргә каберләре дә юк бит мәрхүмнәрнең.

Юл чатында каберләр күп,

Гөлләргә уралганнар.

Ә кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?!

...Сугыш ул − өч баласы белән тол калган Һидая, Гөлзифа әбиләр, ирләре белән берничә ай да яшәргә өлгерми калган башка әбиләр дә. Алар гомер буе ирләрен көтеп яшәделәр.

1941 ел балалары да шактый икән авылыбызда. Күбесе − әтиләре сугышка киткәч туган балалар. Бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмыйча, әтисез үскән буын. Аларның да әтиле балалар шикелле: «Әтигә әйтәм мин сине», − дип үртәшәсе килгәндер...

...Сугыш ул − унике яшеннән әтисез калып, тылдагы бөтен авыр эшне үз җилкәсендә татыган, әниемнең әтисе Мөхәммәт бабам язмышы да. Әтисе Хаҗип сугышка киткәндә, бабама: «Сеңелләреңне, энеңне карарга әниеңә булыш», − дип әйтеп калдыра. Мөхәммәт бабамның эшләмәгән эше калмый: үгез җигеп сука сукалый, урак ура, көлтә ташый, урман кисә, төннәрен чабата үрә. Әтисе булганда алган өч класс белеме белән кала ул. Шуңадыр инде, гомере буе укуның кадерен белергә өндәп яшәде. Аның күргән газаплары да эзсез узмаган: саулыгын югалткан. Шушы сугыш афәте булмаса, унике яшеннән тормыш аның үз өстенә калыр идеме соң?

... Бабам истәлеге булып, Олы Әшнәк авылындагы бакча башында ул утырткан зирек агачлары әкрен генә леперди. Әйтерсең лә бабамның изге теләкләрен җиткерәләр:

Тәлгәш-тәлгәш зирек алкалары

Нәрсә әйтергә телиләр икән?

− Тыныч илләрдә яшәгез,

Сугыш күрмәгез, −

диләр микән?

...Сугыш ул − өч яшендә ятим калган Зәйтүнә әбиемнең ачы язмышы да. Аңа өч яшь булганда, әнисе үлгән була, озакламый әтисеннән дә хәбәр өзелә: кара мөһерле хат кына килә.

...Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый.