logo
54_102_soch

Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша)

Әнкәйнең ак чәчләре

Агарган безнең хакка.

Ул һаман яктыра бара

Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык −

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Р. Миңнуллин.

Әни, әнием, әнкәй... Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

Күренекле татар язучысы Х. Сарьян да «Бер ананың биш улы» әсәрендә олы җанлы анна − Маһисәрвәр турында искиткеч матур итеп яза. Маһисәрвәр апа үзенә татар хатыннарына хас акылны, сабырлыкны, әхлакны, рухи ныклык һәм ихтыяр көчен җыйган. Балаларын да шул рухта тәрбияләгән. Аның балалары: «Әни ни әйтер?», «Апай, син әнине уйладыңмы?» − дип, әниләрен кайгыртып яшиләр. Әнә шулай гаиләдәге туганлык, берең турында икенчең кайгырту, дуслык, татулыкка нигез салучы олы җанлы ана ул. Маһисәрвәр апага хәсрәт арты хәсрәт килеп кенә тора. Иң элек ире үлеп китә, биш бала белән тол кала, аннан бер-бер артлы өч баласын югалта. Табигать кануннары буенча ата-ана, балаларын калдырып, дөньядан иртәрәк китәргә тиеш. Иң якын кешеләреңнең үлеме авыр булса да, шулай булырга тиеш, дигән уй бераз юаныч бирә. Баланын вакытсыз үлеме − ата-ана өчен иң зур хәсрәт. Моннан да олы хәсрәтнең булуы мөмкин түгел. «Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай»,− диләр бит. Маһисәрвәр апа имәндәй таза, арысландай көчле өч улын җирли. Күз яшен күрсәтми, сабыр, түземле булырга тырыша. Хәтта Мирзасы үлгән көнне Сирингә туй итәргә рөхсәт бирерлек көч таба ул үзендә. Күпме сабыр булырга тырышса да, бер-бер артлы килгән бу олы кайгылар аны иртә картайталар. Картлык көненә терәге − Раббание үлгәч, ананың чәче ап-ак була. Әмма монда да ул көчле рухлы булып кала. Сирингә җавабында ул: «Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?» − ди.

Ананың сүзләрендә хаклык зур. Тормыш шулай корылган инде. Берәү китә, берәү килә. Раббани үлеме балаларның үсүен, яшәүнең дәвам итүен туктата алмый. Ана бу сүзләре белән тормышның мәңгелеген раслый.

Маһисәрвәр апа бик күп матур сыйфатларны үзенә туплаган, тормышны тавыш-тынсыз, җай гына алып баручы сабыр холыклы, булдыклы, бөек Ана булып истә калды.