logo
54_102_soch

Эчкән кеше − беткән кеше (Инша)

Аһ, аеклык! Ярты хәсрәтем...

Р. Фәйзуллин.

Эчүчелек − кешене йота торган тирән упкын. Бүгенге көндә җәмгыятебез әнә шул кара, төпсез упкын алдында тора. Эчү көндәлек гадәткә әйләнеп бара. Эчәр өчен нинди генә сылтау, сәбәп тапмыйлар! Әмма бу начар фигыльнең нәтиҗәсе дә аяныч: җимерелгән гаиләләр, вакытсыз, мәгънәсез өзелгән гомерләр, ятим балалар...

Эчүчелекнең яман гадәт булуын без язучы Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестендагы Раббани образында күрәбез.

Ул − гаиләдә олы бала. Әтисеннән тимерче һөнәрен үзләштерә, сугышка китмәгән булса, аннан, бәлки, оста тимерче дә чыккан булыр иде. Таза, нык. Җир җимертеп эшли. Гаделлек сөя. Намуслы. Туган җанлы, әнисен, хатынын, балаларын ярата, тәмле телле. Энеләренең үлемен бик авыр кичерә.

Сугыштан кайткач, үзе кебек уңган, булдыклы Тәрҗимәгә өйләнеп, берсеннән-берсе тере дүрт бала үстерәләр. Менә дигән өй салып керәләр. Раббани − бөтен туганнарына ата урынына калган кеше, нәсел-нәсәбен, нык итеп, авылда корыр дигән ышаныч туа. Ләкин... «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, сугышта аз-азлап эчәргә өйрәнгән Раббани, әкренләп хәмергә хирыслана. Эчкән кеше − беткән кеше. Аңарда дөнья гаме, гаилә, үзе турында кайгырту кебек хисләр тупасланганнан тупаслана бара, һәм ул көннәрдән бер көнне фаҗига белән гомерен чикли: кесәләре сыра шешәләре белән тулган килеш, суга төшеп үлә. Балаларын ятим итә, хатынына, әнисенә, туганнарына әйтеп бетергесез кайгы китерә.

Х. Сарьян эчкечелекнең бу чиргә тарыган кешегә генә түгел, тирә-яктагыларга да, җәмгыятькә дә зур зыян китерүен әйтергә тели.

Әйдәгез, дусларым, заманыбызның шушы ямьсез чиренә каршы көрәшкә күтәрелик! Без бит яшь, көчле, хыялларыбыз якты. Алда − зур тормыш. Сөеп-сөелеп, гаилә корып, балалар үстереп, туган илгә хезмәт итеп, туганнар-дуслар белән аралашып, бәхетле яшик!

Бирем. «Мирзаның үлеме − иң югары дәрәжәдәге мәгънәле үлем» дигән темага инша языгыз.