logo
54_102_soch

Салих бабайның өйләнүе (Инша)

Фатих Кәрими − мәгърифәтче язучы. Мәгърифәтчеләр әдәбиятның төп максатын кешеләрне тәрбияләүдә күргәннәр, халыкка аң-белем бирергә омтылганнар. Мәгърифәт ярдәмендә кешеләрнең холкын төзәтеп була, нәтиҗәдә һәркем бәхетле яши торган җәмгыять төзелә дип ышанганнар, шул ышанычны әсәрләрендә дә төп фикер итеп үткәргәннәр.

Ф. Кәриминең 1897 елда язылган «Салих бабайның өйләнүе» хикәясе әхлак мәсьәләләрен күтәрә, татар прозасында балалар әдәбиятын һәм хикәя җанрын башлап җибәрә. Хикәя тормыштан алып язылган дигән тәэсир калдыра. Әсәрнең төп герое − гади авыл егете. Салихның яшь чагыннан алып олыгайганчы яшәгән гомере безнең күз алдыннан үтә. Ул яшьтән үк эшләп көн күргән, картайгач та эштән туктамый − кыяр бакчасын каравыллый.

Җәй көннәрендә Салих бабай янына балалар җыела. Карт балаларны бик ярата. Бабайның карчыгы үлгән, балалары читтә яши. Аңа ялгызына күңелсез. Шуңа ул һәрвакыт кеше арасында булырга тырыша. Балаларны кыяр белән сыйлый. Аларга башыннан үткәннәрне сөйли. «Безнең Салих бабай һәр хикәянең башын үзенә махсус аерым сүзләр илә башлаганлыгы шикелле, ахырын да бик килештереп хәтем итә торган иде». Үзенең тәмле, шаян теле белән балаларны үзенә карата. Алар аны тын да алмыйча тыңлыйлар, кабат-кабат сөйләтәләр. Бабай исә бераз ялындыргандай итә дә, тагын сөйли башлый.

Салих бабайның хикәяләре тормыштан алынган. Ул балаларга гыйбрәтле хәлләрне сөйли. Үзе «бик тәүфыйклы, истикамәтле (намуслы) бер карт булып, гамәл һәм гыйбадәтенә бер дә кимчелек китерми, хыянәттән бик курка торган кеше». Шулай булса да, аның яшьтән башланган бер яман гадәте бар. Ул әфьюн, борын тәмәкесе куллана. Бу эшенең начар икәнен дә белә, ләкин ташлый алмый. Балаларны яман гадәтләргә өйрәнмәскә өнди. «Әй балам, балам! Яман гадәтләргә өйрәнүдән яшь вакытта бик сакланырга тиеш икән»,− ди, үзенең бу гадәтен ташлый алмавына борчыла һәм үкенә.

Салих бабай үзенең өйләнү вакыйгасын бик тә мавыктыргыч итеп сөйли. Бервакыт ул бер иптәше белән күрше авылга кунакка барырга чыга. Юлда, күпердә, аларга ике япь-яшь кыз очрый. Егетләр кызлар белән уен-көлке сүз алышалар. Шул очрашуда бер кыз Салихның күңеленә кереп кала: якынрак танышасы, күрешәсе, кем икәнен беләсе килә аның. Җае да чыга, койма аркылы кызның кем беләңдер сөйләшкәнен ишетә. Яшьләр койма аркылы берничә көн аралашалар, сөйләшәләр. Салих кызга үзенең солдатка алыначагын әйтә. Алар бер-берсенә көтәргә вәгъдә бирешәләр. Егет 3 ел буе солдат хезмәтендә була. Кыз вәгъдәсендә тора: егетне көтеп ала. Бер-берсен сөйгән ярлар өйләнешәләр, гомер буе бәхетле тормыш итәләр. «Бөтен гомеребез буенча, бер-беребезгә хәтер калдырышу түгел, каты сүз дә әйтешмәдек»,− ди Салих бабай.

Хикәядә бабайның француз романнарын да белүе турында әйтелә. Болары иңде, билгеле, мәгърифәтче язучы сүзләредер.

Автор хикәясендә бәхет мәсьәләсен дә күтәрә. Аның фикеренчә, тәрбияле, укымышлы, динле кеше бәхетле була ала. Бәхет тагын да тулы булсын өчен, яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеге дә әйтелә.

Салих бабайның хикәясен тыңлаган балалар үзләрендә аның яхшы сыйфатларын булдырырга тырышырлар кебек. Ә үрнәк алу өчен матур сыйфатлар шактый. Бүгенге көн яшьләренә хатын-кызларга фәрештә итеп карау, кеше белән күркәм аралаша белү, дөнья әдәбиятыннан хәбәрдар булу, вәгъдәңдә тору кебек сыйфатлар җитешеп бетми. Димәк, хикәя бүгенге көн өчен дә бик урынлы. Ул безгә рухи байлык, дөрес тәрбия үрнәге бирә.