logo
54_102_soch

Г. Гобәй. «Маякчы кызы»

Бирем. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?

Җәйге таң

Галибанә яктырып әкрен генә ал таң ата.

Г. Тукай.

Таң ата... Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

...Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала...

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.