logo
54_102_soch

Ф. Яруллин иҗаты Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша)

Яхшылык эшлә дә, суга сал −

Минем күңелем иркен.

Судагы яхшылыкларым

Юар кемнеңдер битен.

Ф. Хаҗиева.

Фәнис Яруллин! Бу әдипне белмәгән, аның әсәрләрен укып, пьесаларын карап ләззәтләнмәгән кеше юктыр. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра ул. Балалар өчен язган әсәрләре дә − үзе бер дөнья.

«Гайни» шигыреңдә Ф. Яруллин кешелекле булу юлларын җиңел юмор белән күрсәтә. Гайни − киң күңелле, олы җанлы, җае туры килгәндә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер:

Арыганнар, талганнар,

Егылганнар, ауганнар −

Бар да аңа тотына,

Зур бәладән котыла.

Өстәвенә, Гайнигә беркайчан да күңелсез түгел, чөнки ул үзенә эш-шөгыль таба белә. Әнә «Ялкау ялы» шигырендәге герой, эшсезлектән гаҗиз булып, «картаеп» та өлгергән. Ялкаулыгын аклап та маташа:

Йөгермимен, чапмыймын,

Сазга батып кайтмыймын.

Чапсын, әйдә, юләрләр,

Мин аякны саклыймын.

Ай-һай, мондыйларга киләчәктә яшәве җиңел булмас. Тукаебыз әйткәнчә:

Зур бәхетләр, сызганып, эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

(«Эшкә өндәү»)

Үзебезнең ялкаулык та җитәрлек. Кайвакытта үзебезгә тиешле эшне дә өлкәннәргә аударабыз. Әбиләр безгә әйтеп тә, кушып та карыйлар, аннан үзләре тотыналар. Ә менә «Әйбәт тә минем әби!» шигырендәге әби оныгын бигрәк ярата инде, оныгына эш кушып та тормый, киресенчә, оныгына кадәр өлгереп, бөтен эшне ялт иттереп куя:

Күңелләре күтәрелә,

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен мәктәпкә дә

Барыр иде... яраса.

Ярый ла, оныгы артык иркәләнеп китмәсә. Нечкә юморы белән шагыйрь безгә дә, олыларга салынып ятмагыз, булдыра алганны үзегез үтәгез, дип сиздереп куя.

Бу тормышта кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. «Ак төнбоек» хикәясендә Ф. Яруллин җитди мәсьәлә күтәрә. Шөһрәтнең артык масаеп китүе аркасында килеп чыккан каршылыкны сурәтли. Кешегә яхшылык эшләү − әйбәт гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп, яхшылыгың өчен «хак» сорап тору − гайрәтне чигерә торган ямьсез сыйфат. Ул тумыштан килми, кешене артык мактап җибәрсәләр, кайберәүләрдә масаю, кәпрәю барлыкка килә. Ул, йогышлы чир кебек, кешенең холкын үзгәртә дә куя. Шөһрәттән иптәшләре дә читләшә, хәтта бергә уйнап үскән дустын югалта. Монысы инде − Шөһрәт өчен зур җәза. Ә бит Гадиләне ничек кайгырта белә иде, дуслыклары саф, төнбоеклы күлдәй матур иде.

Шөһрәтне дан сөю, масаю харап итте. Малай чактагы гүзәл сыйфатлары үзгәрде: күңеле тарайды, җаны вакланды. Шулай да Шөһрәт булган хәлләрдән сабак алыр, аңа элеккеге олы җанлылыгы, киң күңеллелеге кире кайтыр, дип ышанасы килә. Димәк, тормышта масаеп йөрергә ярамый, киресенчә, үзеңнең яхшы күңелең, холкың, булдыклылыгың белән кешеләрнең күңелен яуларга кирәк. Чөнки игелек игелек булып, яманлык яманлык булып, иртәме-соңмы, барыбер синең үзеңә әйләнеп кайтачак.