logo
54_102_soch

Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Г. Тукай. «Дошманнар».

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша, ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча яза.

Габдулла 5 айлык чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә әнисез дә кала.

Шуңа үзен белә башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм усал карашлар белән исендә калган.

...Өчиледәге хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык, икенчедән, «артык кашык», «килмешәк» сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы» белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган».

Бу вакытта нәни Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер, шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган күзләре белән мыж килеп торучы халыкны, җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә...

Габдулланы һөнәрче Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан, монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен була. Күпмедер ата-ана назын да татыган. Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем», − дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла, шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән бергә, бистә ярлыларының тормышын да үз күзләре белән күреп, акны карадан аера башлый.

Габдулланың «кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап торганнан соң, аның әти-әниләре икесе дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә озаталар.

«Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип, базарда «сатылуын» бала күңеле оныта алмаса да, Казан Габдулла күңелендә матур истәлек калдырган.

Бирем. М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә нинди тәэсир калдырды?

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә...

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турында сөйли.

Бирем. Автобиография язарга.