logo
54_102_soch

Хәвадис образы (Инша)

Тегәп моңлы күзем күкнең йөзенә,

Хикәят сөйләдем айның үзенә.

Дәрдемәнд.

Х. Сарьянның «Бер ананың биш улы» әсәрендә Маһисәрвәр апа белән Солтан абыйның биш улы бар. Бу тату гаиләдә балалар туган җанлы, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үсәләр.

Аларның дүртесе тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, холыклары белән дә бер-берсенә бик охшаганнар, тик арада Хәвадис кенә аерылып тора. Ул әнисе ягына тарткан: «...зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз». Шуның өстенә ул − бик нәзберек, нечкә күңелле, нәфис табигатьле; туганнарын, әти-әнисен өзелеп яратучы, хөрмәт итүче, җыр-моңга гашыйк. Тирә-якта иң оста гармунчы. Музыканы җаны-тәне белән тоя, «...бармакларын җен йөртәдер», диләр, ул гармун уйнаганда.

Сугыш афәте Хәвадискә дә кагыла. Башак җыеп кайтканда, язгы ташу аша кичәргә туры килә аңа. Әнә шулай үпкә туберкулезы эләктерә. Ләкин ул авыру белән килешергә теләми. Уфага барып, укырга керә, күп укый, Тукай шигырьләрен укып, үзен юата, ничек тә терелергә тырыша. Җылы якка дәваланырга китеп тә, сихәтләнеп кайтмый ул, чөнки туган җирен, туган нигезен, якыннарын сагынуның чик-чамасы булмый.

Күгәрчен оя кормасын,

Бала да чыгармасын.

Ризык читтә булса булсын,

Туфрак читтә язмасын, −

дигән җырлары күзләргә яшь китерә.

Өрфиядәй нәфис зат, ачылып җитмәгән чәчәк бөресе хәлендә, изге күңел, чиста, пакь тән белән бакыйлыкка күчә... Җаны күбәләктәй бәргәләнеп күккә аша...

Әйе, сугышның пычрак кулы озын − Хәвадистәй акыллы, чибәр яшүсмерләрнең дә башына җитте ул.

Хәвадистәй нечкә күңелле кешеләргә беркайчан да яшәве җиңел түгел. Яшәешнең күптөрле чатаклыклары андыйларның күңелен төшерә, өмет чаткысын сүрелдерә.

Якты уй-хыяллары тормышка ашмый калган Хәвадиснең үлеме күңелләрне тетрәндерә, гүя җанның мең кылы өзелә...

Бирем. «Эчкән кеше − беткән кеше» дигән темага инша языгыз.