logo
54_102_soch

М. Кәрим. «Озын-озак балачак»

Бирем. Моң һәм сагыш, шәфкатьлелек һәм рәхимсезлек турында хикәя төзегез. Үзегез укыган текстка таянып, дәлилләп күрсәтегез.

Моңлы бала түгел идем,

Моңнар төште башыма.

Татар халык җыры.

Моң... Нәрсә соң ул моң? Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Моң һәм сагыш... Бу ике сүз янәшә йөри, әллә күңелдә сагыш булганда гына моңланып буламы икән? Һәр кеше үзенчә моңлана, сагышлана. Мондый вакытларда кайберәүләр, тирән уй-хисләргә батып, сагышлы озын көйләрне авыз эченнән генә көйләп йөри, кайберәүләр кычкырып җырлап җибәрә, кайбер кеше гармунда, баянда уйный. Үзе уйный да, җырлый да белмәгән кеше музыка тыңларга мөмкин. Мондый вакытта иҗат кешеләре яңа көйләр, яңа әсәрләр тудыралар, рәссамнар иң яхшы картиналарын иҗат итәләр. Моң кешене хыялга, иҗатка этәрә.

Күренекле башкорт язучысы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә Искәндәр Әсгате бик моңлы, сагышлы, шул ук вакытта хыялга бай бала итеп бирелә. Ул уйлап чыгарган әкиятләрендә дә, хыялый киләчәген күз алдына китергәндә дә үзе күрергә теләгән дөньяны иң гүзәл, иң күркәм, югары рухи сыйфатлар белән бизи, сихри моң-сагышка төрә.

Тормышның кырыслыгы, рәхимсезлеге, әтисенең шәфкатьсезлеге алдында беркатлы Әсгать көчсез, күңеле аның мондый вакытларда үртәлә, әмма ул аларны зур сабырлык һәм түземлелек белән үткәреп җибәрергә тырыша. Ул үз хисләрен я җор сүз белән, я җыр белән җиңеләйтеп җибәрә. Мондый вакытларда ул аеруча моңсу була, тирән сагышка бирелә. Рухи юаныч, сердәш эзли; яхшыны яманнан аера башлый.

«...Иң яман каза − ата белән бала дошманлыгы. Тик өзелгән өмет белән калган хәтер генә төзәлми»,− ди Олы инәй. Бу сүзләрдә никадәр гыйбрәт, тирән мәгънә бар! Балачак шуклыгы белән килеп чыккан фаҗигаләрне, күңелсезлекләрне тиз онытырга тырыша ул.

Моң һәм сагыш Әсгать күңеленең төрле халәтендә чагыла. Әнә ул әтисен фаҗигале югалткан Рамазанның кайгысын чын күңелдән уртаклаша; ул да түгел, ятимә кыз Фәридәнең хәлен бөтен җаны-рухы белән тоеп, аңа ярдәм итәргә дип хыяллана: «Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.

Биек-биек ызбада

Яшьләр түгә кыз бала.

Яшьләр түккән кыз баланы

Күңелләрем кызгана.

Шушы җырны җырлыйм да, үзем елыйм». Малай еш кына бәхет һәм бәхетсезлек, яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә бирелә. Моң һәм сагыш Әсгатьнең җанында, ул аның белән яши. Моң аның өчен тормышта куаныч та, юаныч та.

Бирем. Шагыйрь җанлы Әсгать турында план төзеп, кече күләмле инша языгыз. Анда үзегезнең дә караш-уйлануларыгыз чагылсын.