С. Сөләйманова иҗаты Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша)
-
Бик шатландым синен өчен, Сажидә. Күңелне җилкендерә торган шигырьләр дә, уйландыра-моңландыра торганнары да бар. Бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбеңдә йөрәк, акыл ята.
М. Кәрим хатыннан.
Мин шигырьләр яратам. Яраткан шагыйрьләрем дә бар. Шагыйрьләр арасында мине аеруча җәлеп иткәне − Саҗидә Сөләйманова. Бер очрашуда шагыйрь Х. Туфан Саҗидә исемен ишеткәч: «Ай, матур исем! Саҗидә − сәҗдә кылучы, кешеләрне, яшәешне олылаучы хатын-кыз...» − ди. Әйтерсең шушы сүзләре белән олы шагыйрь С. Сөләйманованың киләчәген пәйгамбәрләрчә дөрес билгели.
Чынлап та, шагыйрь фаразлаганча, С. Сөләйманова шигырьләре аша тормышка, аның матурлыгына сәҗдә кыла. Үләр алдыннан язган «Тормыш, исәнме!» шигырендә ул яшәүнең чиксез матурлыгын тоеп:
Сахраларга чыксаң, җырлап туймас
Җыр икәнсең, тормыш, исәнме! −
дип яза.
С. Сөләйманова, башка шагыйрьләр кебек, үзенең кечкенәдән шигырь язуы турында әйтми, әмма көндәлегендә берничә юл бар.
Ләкин биографиясеннән аның шигъри җанлы, романтик рухлы кыз икәне ачыклана. Аның поэзия мәйданына аяк басуы турында ире Әдип Маликов болай дип яза: «Саҗидә поэзия мәйданына соңлабрак, хисләре тулышып өлгергәч кенә аяк басты. Үзе алдан сиземләгәнчә, җыр булып ташып чыкты ул».
С. Сөләйманова тумышы белән Башкортстаннан. Үзенең бер шигырендә шагыйрә туган җире белән горурланып:
Җыр булып ташып чыгармын
Чыгышым Агыйделдән, −
дип яза.
Шагыйрәнең йөрәге кешеләргә ачык. Шуңа күрә аның шигырьләре һәркемне үзенә тарта. Уйландыра да, моңландыра да бу шигырьләр. Шигърияттә аның үз юлы бар. «Бәхетне үзем табам» дигән юллар авторның беркемне дә кабатламавы, беркемгә дә иярмәве турында сөйли. Аның геройлары − эшчеләр, нефтьчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләре, туган ягының гади кешеләре. Ул аларга хезмәт итә, һәрчак алар арасында. Шагыйрьнең урыны сафлар алдында булырга тиеш.
Таянычым − шундый эшче халык.
Без походта, тормыш, яңгырат маршың!
Кояштан таҗ кояр алтын куллы
сафлар алып чыгам,
мин − маршал!
(«Укытучы»)
С. Сөләйманованың беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Ул үзенең туган ягын да онытмый. Башкортстанның «Кызыл таң» газетасына да җибәрә. Шигъри күзәтүдә аның турында: «Әлмәт шәһәреннән С. Сөләйманованың шигырьләре күңелдә аеруча өмет тудыра», − дигән сүзләр языла.
Шулай итеп С. Сөләйманова матбугатта басылган беренче шигырьләре белән үк шигърият дөньясында үз урынын алуга иреште. Шагыйрә моны үзе дә сизә, шуңа сөенә.
Замандашлар,
ярый сезнең белән
бергә туры килгән гомерләр!
(«Шуңа сөенәм»)
С. Сөләйманова поэзияне гашыйклар эше дип саный. Ләкин бу кешегә карата булган сөю генә түгел, гомумән, дөньяга, һәр җан иясенә, табигатькә, тормышка мәхәббәт.
Сөюмени, бәхет каршына
Канатланып күңелең очмаса?
(«Сөюмени»)
Шагыйрә фикеренчә, иҗат кешесе һәрнәрсәгә, һәр каршылыкка әзер булырга тиеш.
Күк барында —
җирдә уклар да бар, −
тыныч яшимени шагыйрьләр!
(«Кызыл каурыйлар»)
Мине шагыйрәнең шигъри теле сокландыра. Аның бу осталыгын өлкән язучылар да билгеләп үтә. Теленең төзеклегенә, матурлыгына Г. Бәширов, М. Кәрим, С. Хәкимнәр дә игътибар итәләр.
Гөл серләрен тыңлар идем,
чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан
өйрәнимме җыр телен?
(«Ач, шигърият, серләреңне»)
Җырлап торган моңлы да, җитди дә, тирән дә, матур да шигырьләре белән менә шундый «җыр телле» шагыйрә булып кереп калды ул минем күңелемә. С. Сөләйманова шигырьләрен укып, мин шуны аңладым: Х. Туфан әйткәнчә, «чын шагыйрь юлы иң катлаулы, иң авыр, ләкин иң гүзәл, олы, бай, бәхетле юл ул...»
- VI сыйныф 26
- VII сыйныф 37
- VIII сыйныф 52
- Кадерле укучылар!
- V сыйныф Әкиятләр
- Чәчәкләр (Әкият)
- А. Алиш иҗаты
- Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»
- Г. Тукай. «Исемдә калганнар» Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша)
- Автобиография
- Г. Тукай. «Шүрәле»
- Г. Тукай. «Пар ат»
- Ф. Әмирхан. «Нәҗип»
- Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж
- Минем яраткан эшем (Инша)
- Г. Ибраһимов. «Алмачуар»
- Закирның кичерешләре
- Алмачуар тай булыр (Инша)
- Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр» Кышкы салкын көннәрдә (Инша)
- Беренче кар (Инша)
- Карлы көз (Инша)
- Кыш килде (Инша)
- Һ. Такташ. «Караборынның дусты»
- Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү)
- Минем этем (Инша)
- Ә. Еники. «Курай»
- Ә. Еники. «Бала» Зарифның кичерешләре (Инша)
- Г. Кутуй. «Сагыну»
- Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»
- Әгәр мин тылсымчы булсам... (Инша)
- М. Җәлил. «Җырларым»
- «Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша)
- М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша)
- Ф. Кәрим. «Үлем уены»
- Әхтәм образы
- Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша)
- М. Кәрим. «Озын-озак балачак»
- Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша)
- Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»
- Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»
- Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»
- Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү
- Г. Сабитов. «Ярсулы яз»
- Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин» Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша)
- VI сыйныф Җырлар
- Г. Камал. «Беренче театр» Хәмзә бай образы (Инша)
- Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша)
- Биби образы (Инша)
- С. Рәмиев. «Уку»
- С. Рәмиев. «Авыл»
- Туган авылым (Инша)
- Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша)
- Ә. Фәйзи. «Тукай»
- X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар» Шигырьнең үзенчәлеге
- Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр» Биш дусның язмышы (Инша)
- Г. Гобәй. «Маякчы кызы»
- Мәрдән абзый − бары әти, әти... (Инша)
- Илсөяр образына характеристика (Инша)
- И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша)
- И. Гази. «Өч Мәхмүт»
- Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым (Инша)
- Яхшылык җирдә ятмый (Инша)
- Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш
- Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!»
- Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!»
- Ф. Яруллин иҗаты Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша)
- Ф. Яруллин. «Ак төнбоек»
- VII сыйныф Татар халык мәкальләре
- «Сөембикә бәете»
- Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика
- К. Насыйри. «Әбүгалисина»
- Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша)
- Г. Тукай иҗаты
- Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»
- Поэмадагы әкият алымнары (Инша)
- Г. Исхакый. «Кәҗүл читек»
- Әхмәдулланың кичерешләре
- Дәү әнием (Инша)
- Дәрдемәнд. «Видагъ»
- К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» Батырхан образы
- Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар»
- М. Әмир. «Агыйдел»
- Артыкбикә образына характеристика
- Ф. Хөсни. «Йөзек кашы» Айдар образы (Инша)
- Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша)
- Минем халкым − минем язмышым (Инша)
- Шулай үлде Ватан улы (Инша)
- Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»
- Н. Арсланов иҗаты
- Г. Ахунов иҗаты
- Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда»
- Хәсән − минем яшьтәшем (Инша)
- Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы»
- Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша)
- Хәвадис образы (Инша)
- Эчкән кеше − беткән кеше (Инша)
- Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша)
- VIII сыйныф Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе
- «Идегәй» дастаны (Инша)
- Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»
- Салих бабайның өйләнүе (Инша)
- М. Фәйзи. «Галиябану»
- Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша)
- Ш. Камал. «Акчарлаклар»
- Егет кешене кыюлык бизи (Инша)
- Һ. Такташ. «Алсу»
- Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар»
- Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек»
- Халкымның күңел байлыгы (Инша)
- М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе)
- Яраткан шигырем (Инша)
- Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»
- Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша)
- А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша)
- Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша)
- С. Сөләйманова иҗаты Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша)
- Ач, шигърият, серләреңне... (Инша)
- Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша)
- По страницам учебников литературы