logo
54_102_soch

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар» Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша)

Халыкта «Үз язмышың үз кулыңда» дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, әйләнә-тирәдәге якыннарың, дусларың, җәмгыять тә синең язмышыңа күпмедер тәэсир итә. Ә инде бетен кешелекнең, җәмгыятьнең тоткан юлын, язмышын гел башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында әнә шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы булды һәм миллионлаган халыкның язмышын берничә минут эчендә үзгәртте дә куйды. Сугышның ачы хәсрәтле җиле һәр өйгә, һәр гаиләгә, һәр кешегә килеп сарылды.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә дә Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы халыкның язмышы, көнкүреше сурәтләнә. Сугышның рәхимсезлеге кешеләрне хәлсезләндергән, атлар күтәрәмгә калган, әмма әле сугышның кырыс юлларын үтеп бетерәсе бар. Алда − язгы чәчү. Чәчүлек кирәк. Иске-москы кигән, ярым ач, хәлсез, кайберләре авыру хәлендәге кешеләр, кәрван булып, кул чаналары тартып, алтмыш биш чакрым ераклыктагы элеваторга юнәлә. Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Өмет чыгара аларны юлга. Алар бердәм, бер-берсенә искиткеч мәрхәмәтле, чыдам. Ашарларына да такы-токы гына. Бу язны түзсәләр, Җиңү киләчәк! Тырышырга, бирешмәскә кирәк!

Ләкин тормыш көтелмәгән яклары белән кешеләрне тагын бер кат сыный, Сабирәттәй юлда үлеп кала. Әгәр җитәкчеләр якындагы элеватордан чәчүлекне алып кайтырга рөхсәт бирсәләр, ул да исән калыр иде, башкаларга да җиңелрәк булыр иде бит!

Әсәрдәге вакыйгалар сугыш чорын үз башыннан кичергән һәр кеше өчен бик таныш һәм якын. Бүгенге көндә 90 яшен тутырып килүче дәү әниемнең дә яшьлегенең иң матур еллары сугыш вакытына туры килгән. Көзен егерме биш чакрым ераклыктагы районга икмәк ташысалар, язын, шуны ук күтәреп, кире алып кайтканнар. Зур елга аша чыкканда, күтәрәмле чабаталары су белән тула торган булган. Кайвакытта көненә икешәр дә барганнар алар. Урак урганда, көнгә 30 сутый норма булган, ә дәү әнием нормасын һәрвакыт арттырып үтәгән. Сугу машиналарын кул белән әйләндергәннәр, ашлыкны җилгә көрәк белән тотканнар, шулай чистартканнар.

Кыш көне үгез, сыер җигеп, Идел болыныннан печән ташыганнар. Лаеш районы Имәнкискә тирәсендә окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килгән дәү әниемә. Черек бәрәңге, элмә кайрысы, алабута кушып пешерелгән күмәч, кычыткан ашы − болар сугыш чорының төп ризыклары булган.

Минем дәү әнием Мәгъмүрә уен-көлке, юморны бик ярата. Яшьтәше һәм ахирәте Шәрифҗамал әби белән очрашкач, аларның сөйләшеп сүзләре бетми. Көлә-көлә дә, елый-елый да искә ала алар сугыш елларын. Аларның күңелендә изгелек, яхшылык кына. Авыр сугыш елларында да шушы хисләр яшәргә көч биргән, өмет, теләк һәм тырышлык белән яшәп, алар Җиңү көнен якынайтканнар. Тылдагы һәр кешенең хезмәте − ул зур батырлык.

Күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» повестенда тылдагы кешеләрнең күңел матурлыкларын, олы җанлы, киң күңелле булуларын, үзләренең хәле хәл булса да, башкалар турында кайгыртып яшәргә омтылуларын Сабирәттәй, Хәкимҗан абый, Сәрвәр апа, Габбас абыйлар аша сурәтләсә, сугыш та җиңә алмаган яшь җаннарның күңел матурлыгын, мәхәббәтнең, дуслыкның олылыгын Ибраһим, Әдилә, Дамир образлары аркылы безгә җиткерә. Өмет, теләк көчле булганда, яшәү дә матур булачак. Аларның һәркайсының тормышы − үзенә күрә батырлык.