logo
54_102_soch

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр» Батырхан образы

Чыкты җилләр,

Купты тулкын −

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!.

Дәрдемәнд.

Драматург К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрендә төп образларның берсе − Батырхан. Илдә тынычлык бетсә, кеше җанына да рәхәтлек калмый. Мондый вакытта күпләр үзләренең кыйблаларын таба алмый интегәләр. Автор Батырхан образы аша болгавыр чордагы кимчелекләрнең, каршылыкларның сәбәпләрен эзли, геройның эчке каршылыкларын төрле ситуацияләрдә ачарга тырыша.

Гражданнар сугышы елларында Батырхан әле кызыллар, әле аклар ягына чыга: икесенең берсен сайлый алмый интегә. Болар аның үз теләгеннән генә дә тормый, шикелле. Әлбәттә, бу аның шәхси сыйфатыннан да килә. Чөнки һәркем үзенә юлны эчке ихтыяҗлардан чыгып билгели. Әмма Батырханның икенче җитди сәбәбе дә бар: ул бай гаиләдән түгел. Ләкин бай, рәхәт яшисе килә. Әлләни бай гаиләдән чыкмаса да, егет үз чоры өчен шактый гына белем алган. Аны байлар һәм ярлылар урталыгында яшәү канәгатьләндерми. Ничек кенә булса да, өстен катлауларга якынлашырга тырыша. Баюның беренче юлы итеп, бай кызына өйләнергә тели. Башта, гарип булса да, Нуретдин бай кызы Рөкыяга «мәхәббәт» хатлары яза, аның белән мөнәсәбәтләре җайлангач, чибәр, әмма кыланчык Дилбәргә өметен суза. Революциядән соң, байларның хәлләре куркыныч астында калгач, ул алардан акча каеруның төрле юлларын таба: Нуретдин бай, Мисбах хаҗиларны, кызыллар белән куркытып, гаскәр оештыру сылтавы белән, меңәрләгән сум акча бирергә мәҗбүр итә.

Сәяси хәлләрнең торышына карап, Батырхан әле Давытлар ягына чыга, әле Сөнгатьләргә килеп елыша. Шулай да ул ахырдан, Давыт белән бергә, Совет яклы кешеләргә каршы астыртын көрәш юлына баса. Чөнки икеләнүчән, тотрыксыз, аумакай холыклы Батырханнарны Сөнгатьләр кире кага.

Батырхан халыкның күнегелгән яшәү рәвешеннән, гореф-гадәтләреннән, теленнән, диненнән аерылуны дөрес сәясәт дип санамый. Сөнгатькә ул болай ди: «Эшчеләрне диктатор ясарга җыенасыз. Әгәр дә сезнең ул планнарыгыз тормышка ашса, дөньяда шундаен анархия туачак, бала − атасын, ата баласын танымас, кечкенәләр олыларны санламас». Әлбәттә, бу сүзләрдә автор фикере юрганлыгын да истә тотарга кирәк. Әйе, Батырханның да гадел җәмгыять төзисе килә. Ләкин моңа кадәр булган бөтен әйберне ватып, җимереп, юкка чыгарып түгел, бәлки аларның яхшы якларын саклап калырга кирәклеге хакында уйлана. «Дин аркылы да социализмга ирешергә мөмкин. Фәнгә, тигезлеккә, икътисади нигезгә нигезләнгән дин аркылы» моны хәл итәргә мөмкинлеген әйтә. Депутат итеп сайланган очракта үзенең татар милләте өчен тырышачагын белдерә.

Батырхан образы аша К. Тинчурин шул заманның фаҗигасен ачып бирә. Ата-бабалардан килгән яшәү рәвешен ватып, җимереп тә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итәрдәй җәмгыять төзи алмау сәбәпле, бик күпләр бәхетсезлеккә дучар була: иленнән, җиреннән аерылып китә, үз-үзенә кул сала, иманын, вөҗданын сата.

Батырхан язмышы безне бүген дә уйландыра, узган гасырда ясалган җитди ялгышларның сәбәпләрен аңларга ярдәм итә. Илебездәге хәлләр «җилкәнсез корабка» охшап калмасын өчен, бүгенге һәм киләчәк буыннар мондый гыйбрәтләрдән сабак алырга тиешләр.