logo
54_102_soch

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша)

М. Фәйзинең «Галиябану» драмасы татар сәхнәсендә 1916 елдан бирле куела һәм яратып карала. Драманың үлемсезлеге, минемчә, аның мәхәббәт өчпочмагына корылуында һәм музыкаль булуында.

«Галиябану» драмасында гадәттән тыш шәхесләр, гадәттән тыш вакыйгалар алынмый. Сюжеты да гади генә: егет (Хәлил) белән кыз (Галиябану) бер-берсен яраталар, алар арасына өченче берәү (Исмәгыйль) килеп керә. Шушы нигездә генә корылса, драма беркемне дә дулкынландырмас иде. Автор кызыксындыруның башка якларына да туктала, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне дә, байлык мәсьәләләрен дә китереп кертә.

Драманың төп геройлары − Галиябану белән Хәлил. Галиябану − гади авыл кызы. Аның иң зур теләге − сөйгән егетенә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Аның авылның башка кызларыннан аермасы юк диярлек: алар кебек үк киенә, эшен эшли, җиләккә йөри, көянтәләп су китерә, чигү чигә, шатлана, кайгыра, әти-әнисенең сүзеннән чыкмый. Бераз аермасы да бар-барын. Галиябану − үз авылында гына түгел, тирә-якта да чибәрлеге белән дан казанган кыз. «Менә кыз дисәң кыз, чәчрәп тора, − ди яучы карчык Бәдига. − Уңган, җитез. Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык». Атасы Бәдри дә искәртә кызының төсен, буен, акылын, белемен, җитезлеген. Ярлы кызы булса да, авылның зур бае, матурлыгына кызыгып, Галиябануга өйләнергә йөри. Авыл егетләре кызга күз өстендә каш итеп карыйлар, аңа «сандугач» дип исем кушалар. Әлбәттә инде, бөтен яктан килгән кызның бәхете булырга тиеш.

Галиябануның сөйгәне − авылның ярлы егете Хәлил. Автор аны «урта хәлле» ди, киемнәре дә әйбәт кенә: «аягында ыспай итек, каплавыч яка, итәкләре чигелгән күк сатин күлмәге өстеннән төймәләми генә простойрак пиджак кигән». Бәдига карчык аның турында: «Хан кызын димләсәң дә, оят китермәслек егет»,− ди. Хәлилнең сүзләре, үз-үзен тотышы, гадәт-холкы да яучының сүзләрен раслап тора. Авылда ул беренче гармунчы. Шулай ук Галиябануны өзелеп ярата.

Галиябануга өйләнергә йөрүче икенче бер егет − Исмәгыйль. Автор аны: «Күп җир биләүче бай егет»,− дип таныштыра. Исмәгыйль дә чибәрлеге, җорлыгы ягыннан кешедән ким түгел. Үзенең бай булуын, көчле булуын туры килгәндә искә төшерергә ярата. «Минем исемем ишетелгәндә,− ди Исмәгыйль үзе турында, − бөтен тирә халкы тетрәп торалар. Минем бөтен авыл халкын бармагымда уйнатырга кулымнан килә». Әнә шушы кеше, Галиябануны үзенә алырга теләп, ике яшь йөрәкнең бәхетенә аркылы төшә. Бу эшен ахырына җиткерү өчен, ярдәмгә Галиябануның әти-әниләрен тарта. Бәдри − Галиябануның әтисе бик теләп булыша. Чөнки аның кулына күп акча, байлык керәчәк. Кызының бәхете икенче планга күчә. Иренең һәр сүзенә риза булып яшәгән Галимәбану аңа каршы чыгарга кыймый, ире белән ризалаша. Бәдри күптән инде байларның тормышына кызыгып карый. Аның да байларча яшисе килә. Талпынып та карый. Хезмәтче малай да тота. Ләкин, кая инде ул Исмәгыйльләр шикелле бай булу?! Кызын бай кияүгә биреп, Бәдри байлар табыныннан урын алырга тели. «...Урыны килгәндә (кулы белән көрәп күрсәтә) чумырыбрак калырга кирәк»,− ди ул хатынына. Башта ук дөреслекне белгән булса да, Бәдри кызын Хәлилгә түгел, Исмәгыйльгә бирергә теләр иде. Чөнки биреләчәк мең тәңкә аның аңын томалый. Бу исә − Бәдринең бөтен хыяллары тормышка ашачак дигән сүз. Үз хыялын тормышка ашыруда Бәдригә гасырлардан килгән һәм дин белән ныгытылган тәртипләр ярдәм итә. Гаиләдә ул − ирке чикләнмәгән хуҗа. Шулай итеп, кешенең табигый омтылышы, бәхет турындагы хыяллары иске тәртипләр һәм иҗтимагый тәртипләр белән каршылыкка керде. Көчлеләр көчсезләрне буйсындырдылар, сатып алдылар. Галиябану белән Хәлил шуларның корбанына әверелделәр.